Балигъ булмаганнар арасында бәйлелекне кисәтү буенча эш уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәге психологы Наталья Емельянова "Балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы" темасына ата-аналар җыелышы үткәрде. Чарада 183 ата-ана катнашты.
Очрашу башында ата-аналар статистика белән таныштылар: интернетның балалар аудиториясе 9 млн. га якын тәшкил итә. Якынча 40 % балалар 18+ материалларын үз эченә алган сайтларда утыра, 20% ка якын көч кулануны күрсәткән сайтларда, һәм шулай ук башка төрле материаллар туплаган видеоларны карыйлар.
Аннан соң психолог әти-әниләргә "Зәңгәр кит" сайты турында сөйләде. Психолог ата-аналарны уяу булырга чакырды. Башта уеннардагы биремнәр гади генә характерга ия булса, алга таба уенның һәрбер адымы кечкенә катнашучыларның сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркынычка әйләнә.
Психолог ата-аналардан аларның нинди куркынычсызлык чаралары күрүләре белән кызыксынды. Җаваплар төрле иде: кемдер балаларга популяр аккаунтларда теркәлергә иртәрәк, кемдер үсеп килүче буын белән җитди сөйләшүләр үткәрәбез, диде.
Йомгаклау даирәсендә күп кенә өлкәннәр хәзерге дөньяны гаджетлардан башка күз алдына да китереп булмый, дип килеште. Безнең алда Internet балаларына нинди йөз белән борылачак: алар өчен ярдәмче булырмы, әллә бәлагә китерерме дигән зур җаваплылык ята. Шуңа күрә баланың нинди сайтларга йөрүен һәм Интернет челтәрендә күпме вакыт уздыруын күзәтеп торырга кирәк.