Казанның мәшгульлек үзәге шәһәр вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады

2019 елның 27 сентябре, җомга

24 һәм 25 сентябрь көннәрендә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Актив озын гомер" 4 нче махсуслаштырылган күргәзмә уңаеннан шәһәр вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды, шул исәптән өлкән буын гражданнары өчен дә.

Ярминкә эшендә Казанның 50 предприятиесе һәм оешмасы, шулай ук, "Содействие" үзәге" АКБО вәкилләре катнашты.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре тарафыннан мәшгульлек, хезмәт һәм дәүләт гарантияләре, һөнәри белем бирү турындагы законнар мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде. Социаль яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр күрсәтелде. Килүчеләр игътибарына 18 419 вакантлы урын турында мәгълүмат бирелде. Теләгән кешеләр үзләрен кызыксындырган вакансияләр  басмасын ала, һөнәри юнәлеш бирүче тест уза алдылар.

Вакансияләр ярминкәсенә килүчеләргә шулай ук "Россиядә Эш" мәгълүмат порталында теркәлү мөмкинлеге, мобиль кушымта булу турында сөйләделәр. Кунакларга бушлай "Эш сезнең өчен", "1000 вакансия", "Синең эш. Казан" буклетлары таратылды.

Ярминкәгә барлыгы 1 937 кеше килгән. Эш бирүчеләргә 184 юллама бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International