Бөгелмә мәшгульлек үзәге эш бирүчеләр белән киңәшмә үткәрде

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Бүген Бөгелмә мәшгульлек үзәгендә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталауда юридик затлар һәм эшмәкәрләр тарафыннан закон таләпләрен бозуларны кисәтү буенча эш бирүчеләр катнашында семинар узды.    

Семинар барышында катнашучыларга инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау өлкәсендә, эш урыннары булдыру яисә инвалидларга эш урыны бирү җәһәтеннән бурычларны яки халыкның мәшгульлек үзәгенә тиешле мәгълүматларны вакытында тапшыру вазыйфаларын үтәмәүнең ахыргы нәтиҗәләре нинди булу ихтималы турында аңлатмалар бирелде.  

Семинарда 8 эшмәкәр катнашты.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International