"Астра" тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр  уе-танышу  үткәрде

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

23 октябрьдә  Алабуга муниципаль районындагы “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр яңа килгән балалар һәм аларның әти-әниләре белән уен-танышу үткәрде.

Уенның максаты - балаларны бер-берсе белән таныштыру, бер-береңә карата кызыксыну уяту һәм игелек тәрбияләү.

Балалар психоэмоциональ бирем үтәделәр. Боҗра ясап бастылар һәм күршедә торган иптәшенә яхшы  сыйфатларын сөйләделәр.

Уен ахырында балалар бер-берсенә сәламәтлек, хөрмәт белән аралашу, дусларның сүзләренә колак салып, конфликтлы ситуацияләрне тыныч хәл итәргә килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International