"Исток-Башлангыч"та "Бу кул балага зыян китермәячәк" акциясе

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

22 октябрьдә, балалар һәм яшүсмерләргә карата көч куллану, балаларга карата рәхимсез карашны кисәтү максатыннан, Лениногорскида "Бу кул балага зыян китермәячәк" дигән акция узды. Акцияне "Исток-Башлангыч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлнара Пряничникова оештырды.

Чарада 22 өлкән кеше катнашты, шуларның алтысы - социаль хезмәт алучылар. Акция барышында катнашучыларга ватманда үз куллары эзен калдырырга тәкъдим ителде, шуның белән "Бу кул балага зыян китермәячәк" дигән сүзләргә кул куелды.

«Балаларга һәм өлкәннәргә әлеге проблема турында вакытында һәм дөрес итеп мәгълүмат бирү, балалар белән рәхимсез мөгамәлә очраклары турында яшермәү мөһим", - дип уртаклашты акциядә катнашучыларның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International