Питрәчнең «Шатлык» приютында «01», «02», «03» хезмәтләр һәрвакыт сакта» дигән чара узды. Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге 11 балага коткару хезмәтләре турында сөйләделәр.
Дәрес барышында балалар табышмаклар чиште, коткару хезмәтләре турында шигырьләр сөйләде, сигнал карточкалары белән эшләделәр. Шулай ук, «Куркыныч хәлләр» темасына рәсемнәр карадылар.
Дәрес ахырында тәрбияче балаларга махсус техника һәм коткару хезмәтләренең телефон номерлары төшерелгән карточкалар таратты.