Теләнче Тамак интернат-мәктәбе укучыларына хәмернең зыяны турында сөйләделәр

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Тукай муниципаль районы "Шәфкатъ" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы 22 октябрьдә Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар  интернат-мәктәбендә эчтәлекле мультфильм тәкъдим  итте.

Бу чара балаларның алкогольнең кеше организмына зыяны турында күзаллауларын киңәйтүгә юнәлтелгән иде.

Чараның төп бурычлары алкогольнең кешегә тискәре йогынтысы; сәламәт яшәү рәвешенең социаль һәм шәхси әһәмиятен ассызыклау иде.

Чарада 9 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы катнашты. Чара барышында балигъ булмаганнар зур кызыксыну белән мультфильм карады. Ахырда балалар социаль педагогның сорауларына җавап бирде һәм аңа  кызыклы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International