Яшел Үзәндә эшсезләр төркеменең чираттагы укулары тәмамлады

2019 елның 1 ноябре, җомга

Яшел Үзәндә 30 октябрьдә автоном коммерцияле булмаган «Квалификация үстерү буенча төбәк агентлыгы» базасында «Электрон хисаплау һәм хисаплау машиналары операторы» һөнәре буенча курслар тәмамланды.

Уку дәвамында Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге юнәлдергән эшсез гражданнар барлык офис программаларында һәм предприятиенең махсуслаштырылган кушымталарында эшләргә өйрәнде. Алар «1С:Сәүдә белән идарә итү» программасы күнекмәләрен үзләштерделәр. Имтиханны уңышлы тапшырганнан соң курс тыңлаучыларга билгеләнгән үрнәктәге документ тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International