Югары Ослан муниципаль районында "Өмет утраучыгы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең "LADA Largus" җиңел автомобиле "Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектын тормышка ашыру уңаеннан медицина оешмаларына 65 яшьтән өлкәнрәкләрне китерү өчен көн саен Югары Ослан муниципаль районының ерак торак пунктларына чыгуны дәвам итә.
"Өмет утраучыгы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре Югары Ослан районының авыл җирлекләре фельдшерлары белән берлектә өлкән яшьтәге кешеләргә үткәрелә торган профилактик тикшерүләр һәм өлкән яшьтәге кешеләрне диспансерлаштыру турында көн саен хәбәр итәләр.
Октябрь аенда медицина оешмаларына диспансеризация һәм медицина тикшерүләрен узу өчен 116 өлкән яшьтәге граждан китерелде. Ноябрь аенда бу мөмкинлектән 132 өлкән буын вәкиле файдаланачак.