Татарстанлыларны 2020 елга ТР Хезмәт министрлыгының өстенлекле максатлары һәм бурычларын билгеләүдә катнашырга чакыралар

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатлары һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Беренче этап барышында министрлык тармак белгечләреннән, иң мөһим юнәлешләр һәм якын арада эш индикаторларыннан тәкъдимнәр җыйды.

24 октябрьдә узган Иҗтимагый совет утырышында киләсе елга төп максатлар һәм бурычлар буенча 16 тәкъдим каралды. Аларның иң өстенлекле якларын тавыш бирү ярдәмендә татарстанлылар билгеләячәк.

Министрлыкның төп максатлары һәм эшчәнлеге буенча тавыш бирү өчен ведомствоның рәсми сайтына керү дә җитә mtsz.tatarstan.ru һәм сайтның төп битенә  узарга кирәк.

Иң күп тавыш җыйган тәкъдимнәр министрлыкның Иҗтимагый советы каравына кертеләчәк. Нәтиҗәдә 2020 елга биштән җиде өстенлекле максат билгеләнәчәк.

Тавыш бирү тәмамланганнан соң проектны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Республика халкының куелган максатлар һәм бурычларга ирешүне контрольдә тоту мөмкинлеге булачак. Аларны тормышка ашыру һәм расланган индикаторларның йомгаклау үтәлеше буенча мәҗбүри хисап бирү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International