30 нчы октябрь көнне, сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә, Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә "Тарихның фаҗигале сәхифәләре"дип исемләнгән кичә узды.
Чара берничә блоктан торды. Кереш өлешеннән соң социаль педагог Л.Б. Жирикова репрессия һәм аларның корбаннары турында сөйләде. Аннан соң балалар "Гаепсез гаеплеләр" фильмын карады.
Ә Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр сәяси репрессия корбаннарына багышланган гомумшәһәр митингында катнашты. Алар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды. Сәяси репрессия корбаннары һәйкәленә чәчәкләр салынды.