2019 елның 1 ноябреннән республиканың 40 муниципаль районы территориясендә "Татарстан Республикасының транспорт картасы" проектын гамәлгә ашыру башланды.
Ул гражданнарның аерым категорияләре өчен ташламалы транспорт кушымталы электрон карталарга кәгазъ бердәм айлык социаль йөртү билетларын һәм балалар өчен бердәм айлык социаль йөртү билетларын алмаштыруга юнәлдерелгән.
Ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карталар алу һәм рәсмиләштерү өчен гаризалар яшәү урыны буенча республика матди ярдәм үзәге бүлекләре тарафыннан кабул ителә.
Исегезгә төшерәбез, әле 2016 елның октябрендә үк республикада дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмиятле хезмәтләр күрсәтүнең инновацион технологияләрен апробацияләү максатларында "Татарстан Республикасында яшәүче картасы" уникаль проекты старт алды. Проектны гамәлгә ашыру өчен Яшел Үзән шәһәре сынау рәвешендә сайланган, биредә яшәүчеләрнең заманча электрон чиплы күп функцияле банк картасыннан һәм контактсыз түләү технологиясеннән файдалану мөмкинлеге барлыкка килде. Мондый картада түләү, социаль, транспорт кушымталары һәм хуҗасының электрон имзасы бар – барлыгы 16 санлы сервис.