Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Волонтер" иреклеләр үзәге белән берлектә игелек бәйрәме оештырылды.
Бу кичтә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыды, өлкәннәрне рус, татар, чуаш телләрендә җырлары, бию номерлары белән сөендерделәр. Моннан тыш, биредә яшәүчеләр комсомол турында викторина сорауларына җавап бирде.