11 нче ноябрь көнне Әгерҗе районы "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында хезмәт инструкторы Егоров Александр дару ясаучы белгече (фармацевт) һөнәре турында дәрес оештырды.
Балалар даруханәгә сәяхәткә барды. Фармацевт Лилия Галимуллина балаларга, бу һөнәрне үзләштерү өчен көллият тәмамларга һәм химия фәне белән дус булырга кирәклеге турында сөйләде. Әлеге һөнәр игътибарлылык, түземлелек, бик зур зирәклелек таләп итүен дә өстәде.
Фармацевт һөнәре даруларны ясау һәм аера белү осталыгын күздә тота. Балалар сатучы һәм фармацевт һөнәрләренең сатыла торган товарлар төрлелеге һәм сортлары белән аерылуы турындагы фикергә килделәр. Сәяхәттә 8 бала катнашты.