Кичә, 11 ноябрьдә, Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Күңелле светофор" дигән чара узды. Анда шулай ук "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Минзәлә районындагы профилактика бүлеге башлгы Наталья Железкова да катнашты.
Чараның максаты - төрле практик хәлләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту. Балалар уен формасында юл йөрү кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен белүләрен күрсәттеләр, музыкаль әкияттә тәкъдим иттеләр.
Бәйрәм ахырында Наталья Юрьевна балаларга чыгыш ясаганнары өчен рәхмәт белдерде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында тагын бер кат искә төшерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Чарада барлыгы 22 бала катнашты.