"Балкыш"та кечкенә балаларга сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен өйрәтәләр

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Түбән Каманың "Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләрнең иң кечкенә төркемнәрендә сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итәләр.  Балалар көн саен "Сәламәтлек юлында"  аякларын чыныктыра.

Балалар төрле массаж өслекләре буенча рәхәтләнеп йөри, бу баланың аякларын һәм терәк-хәрәкәт аппаратын формалаштыруга гына түгел, ә үзәк нерв системасына да, аның аша бөтен организмга да уңай йогынты ясый.

"Мондый -  "Сәламәтлек юлы" кан әйләнешен яхшырта, иммунитетны арттыра һәм сәламәтлекне ныгытуның иң нәтиҗәле ысулларының берсе булып тора", - дип саный мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе О.Бәширова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International