15 ноябрь көнне Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә I һәм II коррекцион төркем балалары катнашында "Сәламәтлек сукмагы" дигән спорт бәйрәме үткәрелде.
Чараның максаты балаларның сәламәт яшәү рәвешенә гадәтен формалаштыру, уртак уен барышында уңай эмоциональ кәеф булдыру, танып-белү кызыксынуын үстерү, күзаллауны һәм эрудицияне киңәйтү.
Бәйрәм уен формасында берничә этапта узды: башта балалар белән разминка, аннан соң спорт марафоны һәм бию флешмобы үткәрелде.
Балалар "Чылбыр", "Шулай ук", "Иң җитез", "Кайнар бәрәңге", "Боулинг", "Сукмак", "Башня", "Үлчәү" конкурсларында катнашты. Ярышлар һәр катнашучы да уз көчен, җитезлек һәм зирәклеген күрсәтерлек итеп сайланган иде.
Спорт бәйрәмендә иркен һәм дустанә атмосфера хөкем сөрде. Бәйрәм бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.