Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә кадровик көне

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

15 ноябрьдә Әлмәт мәшгульлек үзәгендә кадровик көне узды. "Баулюкс" ҖЧҖ кадрлар хезмәте вәкиле хезмәт базарындагы вәзгыять белән танышты, кирәкле хезмәткәрләрне сайлап алу белән бәйле сорауларга җаваплар алды.

Мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре гамәлгә ашырыла торган программалар турында мәгълүмат бирде, шул исәптән "Беренче эш урыны", "Яшьләр практикасы", "Иҗтимагый эшләр".

Эш бирүчеләр белән мондый очрашуларны мәшгульлек үзәге атна саен җомга көнне оештыра.  Катнашуга гаризалар (8553) 32-34-95 телефоны буенча кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International