"Кайгырту" комплекслы үзәге балалар өчен игелек һәм дуслык көне оештырды

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Халыкара толерантлык көне алдыннан 8-нче номерлы балалар китапханәсе Әлмәт муниципаль районындагы "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә балалар өчен "Без бердәм, димәк җиңелмәс" дип исемләнгән игелек һәм дуслык дәресе уздырды.

Очрашу темасын билгеләгән игелек, мәхәббәт һәм шәфкатьлелек турында гыйбрәтле мисаллар белән башланып китте. Чара барышында балалар толерант төшенчәсенең нәрсә аңлатуын, түземле кеше булу өчен нинди сыйфатларга өйрәнергә кирәклеген, ни өчен бу безнең заманда шулай мөһим булуын белделәр.

Максат – балаларда бер-берсенә, төрле халыкларга, аларның мәдәниятына һәм гореф-гадәтләренә карата аңлау, ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Балалар үзләре кылган изге гамәлләр турында сөйләде, сорауларга актив җавап бирделәр. Чара ахырында балалар һәр таҗына матур сүзләр язып, чәчәк үрнәге ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International