Минзәләдә социаль хезмәт алучыларны үз ачуларын контрольдә тотарга өйрәтәләр

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез караш һәм көч куллануны кисәтү программасын тормышка ашыру уңаеннан Минзәлә районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы тарафыннан уен тренингы уздырылды. Чара балигъ булмаган балалар өчен социаль хезмәт алучыларга тәгаенләнгән. Тренингның төп максаты - яшүсмерләрнең адаптация мөмкинлекләрен киңәйтү.

Тренинг барышында яшүсмерләр үзләренең ачу-ярсуларын контрольдә тоту һәм идарә итү күнекмәләренә, проблемалы ситуациядә конструктив үз-үзеңне тоту күнекмәләренә өйрәнде, үз-үзеңне бәяләү һәм социаль хезмәттәшлеккә мотивация формалаштырдылар.

"Балага үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен якларга, шул ук вакытта башка кешеләрнең мәнфәгатьләрен кысмыйча һәм аларга зыян китермичә яшәргә өйрәтү", - дип белдерде психолог Марина Гатина.

Тренинг ахырында яшүсмерләр "Ачуны ничек басарга" дигән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International