Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә әниләр көненә багышланган чара узды. Бәйрәмгә әниләр һәм әбиләр чакырылган иде.
Залда гаҗәеп җылы атмосфера хөкем сөрде. Тәрбияләнүчеләр үзләренең әниләрен һәм әбиләрен котлады. Бүләк итеп алар концерт номерларлар - җырлар, шигырьләр, биюләр, уеннар әзерләде. Кунаклар үз балаларының чыгышларын сокланып карады һәм чын күңелдән шатландылар. Һәр чыгыштан соң алкышлар тынмады. Концерт чыннан да күңелле, һәм мавыктыргыч булды.