"Юмарт сишәмбе" иҗтимагый инициативасы уңаеннан Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Чүпрәле районы "Җылы йорт" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында бәйрәм чарасы уздырды.
Балалар кунакларны җылы каршы алды. 26 бала һәм чакырылган әниләр өчен аниматорлар "Өч мәче" мультфильмы геройлары белән уен программасы оештырды. Программа бик күп күңелле конкурслар, табышмаклар һәм уеннар белән тулыландырылды, алар бер генә баланы да битараф калдырмады. Шулай ук оештыручылар Яңа ел кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Чара ахырында балаларга татлы пирожныйлар өләшенде.
Чараның иганәчеләре-аниматор Эльвира Гарифуллина һәм Буаның "Жемчужина" кафесы.