"Гармония" үзәгендә балалар рәсемнәре конкурсы узды

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Буа муниципаль районының "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Әниләр көне уңаеннан балалар рәсемнәре конкурсы игълан итте.

Конкурсның максаты - баланың интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү, әниләргә мәхәббәт хисен тәрбияләүгә ярдәм итү.

Балалар конкурста бик теләп катнашты. Үз эшләрен социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасыннан 25 бала тәкъдим итте. Иң яхшы эшләр "Подросток" клубы стендында урнаштырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International