2019 елның 17-21 ноябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә "Спорт һәм иҗат" 41 нче Бөтенроссия фестивале уңаеннан ел саен уздырыла торган Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия спартакиадасы узды. Спартакиада инвалидлар декадасына багышланган иде.
Россиянең 40 төбәгеннән 1200 спортчы һәм 300 артист спортта гына түгел, иҗатта да үзләрен күрсәтә алды. Ярышлар программасына кул көрәше, бадминтон һәм юнифайд-бадминтон, боулинг, дартс, мини-футбол, өстәл теннисы һәм юнифайд-өстәл теннисы кебек спорт төрләре кертелгән иде.
Татарстан Республикасының психоневрологик интернатлар арасында спорт җыелма командасын Чистай психоневрология интернатыннан Николай Зудин, Әлфия Фәйзуллина һәм Марат Нәбиев тәкъдим итте. Алар барысы да үз компетенцияләрендә беренче урыннарны алды.
Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия спартакиадасы - ул гадәти чара гына түгел, ә чын мәгънәсендә спорт һәм иҗат бәйрәме. Нәкъ менә шундый масштаблы вакыйгалар Россиянең ерак төбәкләреннән килгән кешеләргә адаптацияләнергә һәм инклюзив җәмгыятьнең тигез хокуклы өлешенә әверелергә ярдәм итә.