"Шатлык" үзәге социаль хезмәт алучыларга хәйриячедән бүләкләр тапшырылды

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Инвалидлар декадасы алдыннан Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагыларга Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Нәҗип улы Хәйруллин исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Иганәчелек ярдәме белән мөмкинлекләре чикле өйдә социаль хезмәтләр кабул итүче  40 кешегә, шул исәптән тәрбиягә алган гаиләләрдә яшәүче 2 өлкән яшьтәге кешегә  азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

Өлкән яшьтәге гражданнар даими игътибар һәм ярдәм күрсәткәне өчен депутат А.Н.Хәйруллинга зур рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International