Эльмира Зарипова Дәрвишләр балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр белән очрашты

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы балаларның функциональ хокук бозуларын иртә стадиядә ачыкларга кирәклеген билгеләп үтте.

Бүген Казанның Дәрвишләр акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында тәрбияләнүчеләр белән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова очрашты. Ведомство башлыгы социаль учреждениедә тәрбияләнүче, һөнәри осталык буенча "Абилимпикс" IV илкүләм чемпионаты призеры Виктор Автономов белән аралашты.

"Мин республика чемпионатында беренче урынны яуладым, ә Мәскәүдә узган финалда мәктәп укучылары — фотографлар һәм репортерлар арасында икенче урынны алдым. Мин репортаж ясадым, алты фотосурәтне сайладым. Мәскәү миңа бик ошады, анда бик матур. Бу җомга көнне без тәрбиячеләр белән бергә минем фотосурәтләрдән күргәзмә ачтык. Киләсе елда мин „Абилимпикс-2020“ чемпионатында катнашачакмын", - дип сөйләде 17 яшьлек Виктор.

"Безнең өчен бу учреждениедән чыкканнан соң балаларның мөстәкыйль яши алуы бик мөһим. Бу - „Демография“милли проектында билгеләнгән бурыч. Без бу егетләрнең олы тормышларында үз-үзләрен хезмәт күрсәтә алуларына, гап-гади хезмәтләр алуларына: кибеткә, даруханәгә, җәмәгать транспортында йөри алуларына омтылабыз!", - дип хәбәр итте журналистларга министр Эльмира Зарипова.

Спикер мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Татарстанда 15,5 мең инвалид бала һәм 299 мең инвалид яши. Республика халкының гомуми структурасында, тулаем Россиядәге кебек үк, инвалидлар саны сигез процентка якын тәшкил итә. Республикада стационар учреждениеләр эшли: 18 тернәкләндерү үзәге, шул исәптән 12 балалар һәм 6 өлкәннәр өчен үзәк. Шулай ук акыл ягыннан артта калган балалар өчен — Дәрвишләр һәм Саба районнарында да ике интернат бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International