Теләчедә өлкән яшьтәге кешеләрне 2020 елда медицина учреждениеләренә китерү графигы расланды

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

"Демография" милли проекты уңаеннан "Өлкән буын" проекты авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз өлкәннәргә диспансеризация узу өчен медицина учреждениеләренә килергә мөмкинлек бирә. Проект 2 сентябрьда гына эшли башласа да барлыгы Теләчедә  807 өлкән кешегә хезмәт күрсәтелде.

2020 елның  I  квартылына  өлкәннәрнең исемлеге һәм тикшерү гафигы төзелде. Яңга график социаль яклау бүлеге һәм район үзәк хастаханәсе арасында расланды. Киләсе елга да “Демография” проекты  эшен дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International