Түбән Камада һөнәри юнәлеш бирүче проектка йомгак ясадылар

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Татарстанда Эшче һөнәрләр уңаеннан 27 ноябрьдә Түбән Кама муниципаль районында "Хезмәт юлы" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурста шәһәр һәм районның гомуми белем бирү учреждениеләреннән балалар, шулай ук сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар – "Балаларда көч" хәйрия фонды хезмәтләрен алучылар катнашты.

Чарада 200 дән артык кеше катнашты. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бүләкләү тантанасыннан соң конкурста җиңүчеләр Түбән Кама икмәк комбинатына экскурсиягә юнәлделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International