Инвалидлар декадасы турында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында сөйләячәкләр

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Дүшәмбе, 2 декабрьдә, 13.00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Инвалидлар декадасына багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, "ТР буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы" ФКУ җитәкчесе-баш эксперты Ригель Низамов һәм Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина катнашачак.

Декабрь башы, гадәттәгечә, инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән 1993 елдан 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган.

Инвалидлар декадасы кысаларында төрле чаралар үткәрелә, аларның максаты - җәмәгатьчелек игътибарын хәзерге дөньяда инвалидлык проблемаларына җәлеп итү, шулай ук үзләренең физик, интеллектуаль һәм сенсор мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата дустанә мөнәсәбәт булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International