2019 елның 4 декабренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 690 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 44 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,53 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 41 824 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 449 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,25 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 527 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 501е элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 38 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.