3 декабрьдә Инвалидлар декадасы кысаларында Чирмешән картлар һәм инвалидлар интернат-йортында балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары тарафыннан оештырылган "Игелек күп булсын" дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.
Гадәттәгечә, интернат-йортта яшәүчеләр кунакларны бик җылы каршы алды . Балалар җырлар, баян, гитара, синтезаторда уйнау белән сөендерделәр. Чыгышларның берсе дә битараф калдырмады. Өлкәннәр җырлады, алкышлады.
Барысы да проблемалар турында онытып, күңел биреп, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.