Инвалидлар декадасы кысаларында Чистай районында традицион рәвештә "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорт һәм психоневрологик интернатның уртак чаралары уздырыла. Быел 3 декабрьдә психоневрология интернаты юлдашлыларны әдәби балга чакырды.
Әлеге чара социаль хезмәт алучыларны әдәбият дөньясына җәлеп итеп, рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм мәдәни-патриотик традицияләрне саклау һәм үстерү максатыннан оештырылды.
Әдәби балда катнашучыларның барысы да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.