Яңа Чишмә һәм Алабуга интернат-йортларында инвалидлар декадасы уза

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Яңа Чишмә интернат-йортында Инвалидлар декадасында бик күп чаралар уза: инвалидлар арасында өстәл уеннары буенча ярышлар, викториналар, мастер-класслар, концертлар, китап күргәзмәләре. Инде 2 декабрьдә үк интернат-йортка район мәдәният йорты артистлары һәм балалар сәнгать мәктәбе педагоглары концерт белән килделәр.

Кунаклар үзләренең талантларын күрсәтте, музыкаль викторина үткәрделәр, кызыклы мастер-класс күрсәттеләр, биредә яшәүчеләр рәхәтләнеп кул эшләре ясадылар, биеделәр һәм кунаклар белән бергә җырладылар, табышмакларга җавап бирделәр. Ә 3 декабрь көнне Петропавловка авылы мәдәният йортыннан килгән "Сударушка" ансамбле дәртле һәм матур җырларын бүләк итте.

Ә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында музыкаль кунакханәдә очрашу узды. 1 нче балалар музыка мәктәбе укытучылары интернат-йортта яшәүчеләргә музыка белән хозурлану мөмкинлеге бүләк итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International