Бүген Лениногорск районында урнашкан "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Елена Әхмәдҗанова Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Сыйфат өчен премияләренә XV ачык республика конкурсы лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанасында катнашты.
"Исток-Башлангыч" комплекслы үзәге "Эшлекле камиллек" номинациясендә сыйфат өлкәсендәге уңышлары өчен грамота белән бүләкләнде.