ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Арча районының «Өмет чаткысы» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге ел саен «Абилимпикс» чемпионатында катнаша. Быел үзәк белгечләре 13 номинациядә катнашу өчен 20 бала әзерләгән. Тернәкләнүчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм 12 призлы урын алдылар.

16 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Актив озын гомерлелек» программасы буенча «Бию ритмында» дигән чара оештырылды.

16 апрель көнне Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе базасында балалар һәм яшьләр арасында наркоманияне кисәтүгә, шулай ук җинаятьчел эшчәнлеккә җәлеп итү фактларын булдырмауга юнәлдерелгән әңгәмә үткәрелде.

Буа районында «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны район үзәк хастаханәсенә илтү дәвам итә. Вакытында диспансерлаштыру узу сәламәтлек проблемаларын вакытында ачыкларга һәм дәвалауны башларга ярдәм итә. Бу эшнең нәтиҗәсе – өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү һәм аларның актив озак яшәве өчен шартлар тудыру.


15
апрель, 2025 ел
сишәмбе

18 апрельдә Татарстанда «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы узачак. Бу ел саен үткәрелә торган вакыйга, ул кече һәм урта бизнестан алып зур корпорацияләргә кадәр сәнәгатьнең төрле тармакларыннан эш эзләүчеләрне һәм эш бирүчеләрне берләштерә. 2025 елда чара «Кадрлар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучыларны социаль тернәкләндерү максатларында инде күп еллар гарденотерапия уңышлы кулланыла. Өлкән яшьтәге кешеләрнең хезмәт мөмкинлекләреннән файдалану чараларын үткәрү аларның когнитив функцияләрен саклап калуга, вак моториканы үстерүгә һәм аларның көндезге мәшгульлегенә ярдәм итә.

«Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, Теләче районы үзәк хастаханәсе белән берлектә, профилактик медицина тикшерүе һәм диспансерлаштыру үткәрү максатыннан 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен медицина учреждениеләренә илтү эше уңышлы дәвам итә. «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты ярдәмендә өлкәннәр сыйфатлы медицина ярдәменнән файдалана ала.

Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында педагоглар әниләр һәм балалар өчен мавыктыргыч спорт чарасы үткәрделәр.

«Актив озын гомерлелек» программасын тормышка ашыру кысаларында Спас районы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары төркеме мастер-класста катнашты. Аны «Благопомощь» АКБО җитәкчесе Любовь Әхмәтҗанова һәм аның кызы Мелания Фролова үткәрде. Алар җеп структураларының формалашуы турында сөйләделәр, борынгы һөнәрнең төрле техникаларын һәм тастымаллар күрсәттеләр.  

15 апрельдә Казандагы «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Юлия Шәфигуллина «Беренчеләр хәрәкәте» грант конкурсы кысаларында эшлекле киңәшмәдә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International