Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә концерт программасы белән «Якын кешеләр» волонтерлык хәрәкәтендә булды.
Программада дәртле җырлар, конкурслар бар иде. Шулай ук социаль хезмәтләр алучыларны чәйгә татлы ризыклар белән сөендерделәр.
«Ветеран» үзәгендә волонтерлар төркеменә шундый матур бәйрәмнәре, бүләкләре өчен рәхмәт белдерделәр.