«Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы республика территориясендә инвалидларның эш урыннарын саклап калуга бәйле чыгымнарны каплауга субсидия алучыларны сайлап алу турында игълан итә.
Сайлап алуда катнашучы «Электрон бюджет» системасы веб-интерфейсының тиешле экран формаларын тутыру юлы белән электрон формада гариза төзи һәм тапшыра һәм «Электрон бюджет» системасына документларның (сканерлау юлы белән электрон формага үзгәртелгән кәгазьдәге документларның) электрон күчермәләрен тапшыра.
Сайлап алуда катнашу өчен гаризалар кабул итү вакыты – 2025 елның 28 июленнән 17 августына кадәр.
Гаризаларны карау вакыты – 2025 елның 18–29 августы.
Сайлап алуда җиңүчеләр гаризалар каралганнан соң 10 көн эчендә игълан ителәчәк.
Килешү төзү срогы – сайлап алу нәтиҗәләре урнаштырылган көннән алып 8 көн эчендә.