Наркотик матдәләрне кулланудан туктаган һәм дәваланган затларга ярдәм итү максатларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең наркомания белән авыручыларны социаль тернәкләндерү бүлеге белгечләре уртак мәгълүмати-мотивацион чара үткәрделәр. Ул Республика клиник наркология диспансеры базасында узды.
Максатчан төркем – «Преодоление» тернәкләндерү үзәге пациентлары.
Чараның максаты пациентларга наркотиклар куллану нәтиҗәсендә югалтылган социаль элемтәләрне һәм функцияләрне торгызу мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү иде.
Мәшгульлек үзәге хезмәткәре «Россия эше» порталында гаризалар бирү, «Кадрлар» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлекләре турында сөйләде.
Наркомания белән авыручыларны социаль тернәкләндерү бүлеге белгечләре тыңлаучыларга социаль тернәкләндерү кысаларында социаль хезмәт күрсәтү тәртибе һәм шартлары, әлеге процессның өстенлекләре һәм үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
Чарада 28 кеше катнашты. Аларга наркомания белән авыручыларны социаль тернәкләндерү бүлегенең эше турында буклетлар тапшырылды.