«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә хәрби-патриотик уен узды

2025 елның 28 июле, дүшәмбе

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы һәм «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасы әгъзасы белән очрашты.

Очрашу кысаларында «Без заман геройлары белән горурланабыз» дигән уен уздырылды. Яшь патриотлар биремнәрне үтәп һәм командада эшләп, үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Ахырда барлык катнашучылар да татлы медальләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International