Һөнәр берлекләре волонтерлары өлкән яшьтәге татарстанлыларга ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе волонтерлары санитар-эпидемиологик хәл вакытында ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге татарстанлыларга ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр. Өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек, дару препаратлары китерәләр.

Волонтерлык эшчәнлеген оештыруда ТР Һөнәр берлекләре федерациясе ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән хезмәттәшлек итә. Халыкка ярдәм күрсәтүче волонтерлар саклау чаралары белән тәэмин ителгән һәм барлык кирәкле куркынычсызлык чараларын үтиләр.

Кичә һөнәр берлекләре волонтерлары 124 заявка башкарды. Өлкән яшьтәге татарстанлыларга оператив рәвештә азык-төлек заказлары китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International