«Тургай» приютындагы балалар битлекләр тектеләр

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Республикада махсус санитар-эпидемиологик хәл вакытында Минзәләнең «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр үзләре һәм учреждение хезмәткәрләре өчен медицина саклагыч битлекләр тектеләр.

Балалар теккән битлекләр төс буенча теләсә кайсы киемгә туры килә. Тукымадан ясалган мондый битлекнең өстенлеге – күп тапкыр кулланыла торган булуы. Һәр кулланганнан соң тукыма битлекләре сабын белән кайнар суда җентекләп юарга, ә аннары кайнар үтүк белән үтүкләргә кирәк.

Яшь волонтерлар ярдәме белән приютта тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр саклагыч тукыма битлекләр белән тәэмин ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International