Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр татарстанлыларны изоляция режимын үтәргә өндиләр

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче ветераннар санитар-эпидемиологик хәл уңаеннан республика халкына үз сәламәтлекләренә игътибарлы булуны сорап мөрәҗәгать иттеләр.

«Без көн саен республикабызда булган вакыйгаларны күзәтәбез. Коронавирус пандемиясе фонында ялгыз өлкән яшьтәге кешеләрнең игътибардан читтә калмаулары безне сөендерә, аларга кирәкле барлык продуктлар, дарулар китерәләр», – диелә мөрәҗәгатьтә.

Интернат-йортта яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, хәзерге вакытта алар да туганнары белән очраша алмыйлар, әмма заманча элемтә чаралары ярдәмендә аралашалар.

Өлкән кешеләр бу кыенлыкларның вакытлы икәненә ышана: «Бөтен саклык чараларын үтәп, без коронавирус инфекциясен дә җиңә алачакбыз». Интернат-йортта яшәүчеләр татарстанлыларны үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә һәм өйдә калырга өндиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International