Эш эзләү буенча сервислар мәгълүматларына караганда, коронавирус таралуы куркынычы шартларында программистларга, системалы администраторларга һәм компьютер дөньясындагы башка кешеләргә, шулай ук сервис компанияләре хезмәткәрләренә эш табу җиңелрәк булып чыкты. Март аенда бу порталларда эш эзләүчеләр саны үзгәрмәде, ә менә вакансияләр саны 15-20 % ка кимеде. Үз бизнесларын кыскартырга яки туктатырга мәҗбүр булган компанияләр яңа кешеләр ялламыйлар.
Шул ук вакытта IT-белгечләргә эш табу элеккечә үк җиңел. Нәкъ менә IT-компанияләр үз хезмәткәрләренең шактый өлешенең читтән торып эшләвенә әзер булып чыкты. Моннан тыш, икътисадның башка сектор компанияләренең массакүләм виртуаль эшкә күчүе IT-компанияләрне яңа заказлар белән тәэмин итте.
Якын арада машина йөртүчеләр белән курьерлар да эшсез калмас, мөгаен. Азык-төлек китерүче компанияләр карантин аркасында үз эшчәнлеген киңәйтә. Хәзер азык-төлек ретейлына, логистикага, фармацевтикага урнашу чагыштырмача җиңел. Кинәт башланган мәктәп каникуллары бала караучылар һәм репетиторларга ихтыяҗны арттырды. Эшче һөнәрләргә, беренче чиратта төзүчеләргә, ихтыяҗ элеккеге дәрәҗәдә саклана. Тагын бер тенденция – «өй янында эш» дигән тамга белән эзләүләр саны шактый арткан.
Март аенда эш эзләү буенча порталларда эш эзләүчеләр саны үзгәрмәде, ә менә вакансияләр саны 15-20 % ка кимеде. Үз бизнесларын кыскартырга яки туктатырга мәҗбүр булган компанияләр яңа кешеләр ялламыйлар.
Хәзерге вакытта күрелә торган карантин чаралары кебек тетрәнүләр икътисадның бик җитди үзгәрүенә китерә, һөнәрләрнең бер өлеше актуальлеген югалта һәм үткәнгә китә, икенчеләре, киресенчә, яңа мөмкинлекләр ала.