«Шәфкать» үзәге ярдәмгә мохтаҗ казанлыларны кабул итүен дәвам итә

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Казан шәһәренең «Шәфкать» билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган затлар өчен социаль адаптация үзәгендә 80 кеше яши. Махсус санитар-эпидемиологик режим вакытында да кешеләргә ярдәм итүне дәвам итү өчен, үзәкнең телефон номерлары массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылды.

Казанлылар «Шәфкать» үзәгенә шалтыратып, йорты булмаган кешеләр турында хәбәр итәләр. Ул чакта учреждение хезмәткәрләре урыннарга чыгып, йортсыз кешегә социаль адаптация үзәгендә урнашырга тәкъдим итәләр. Беренче чиратта гражданнар поликлиникада флюорография һәм башка тикшерүләр уза.

Казанда «Шәфкать» – йортсыз кешеләрне урнаштыра торган бердәнбер дәүләт үзәге. Учреждениедә авыр хәлдә калган кешеләр өчен өч тапкыр туклану оештырылган. Татарстанда шундый тагын ике бүлек бар – алар Яр Чаллыда һәм Бөгелмәдә урнашкан.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер, республикада үз-үзеңне изоляцияләү режимы аркасында, үзәк карамагындагыларның берсе дә учреждениедән читкә чыкмый. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең барлык рекомендацияләре катгый үтәлә: әгәр кешенең температура күтәрелсә, тамагы авыртса, аны шунда ук изоляторга урнаштыралар һәм медицина бригадасын чакырталар. «Шәфкать» үзәгенең 42 хезмәткәре дә саклык чараларын үти, алар барысы да медицина битлекләре, перчаткалар, антисептиклар белән тәэмин ителгән. Җыештыру да учреждениедә даими үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International