«Веста» үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен онлайн-дәрес үткәрделәр

2020 елның 23 июне, сишәмбе

«Куркынычсыз балачак территориясе» технологиясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Луб мөмкинлекләре чикле балалар белән дәрес үткәрде. «Намус белән эшләгән кеше гадел була» дигән онлайн-дәрес WhatsApp мессенджеры ярдәмендә оештырылды.

Балалар гадел кеше турында кечкенә генә хикәя тыңладылар, ә аннары әсәрдә тасвирланган хәлләр турында фикер алыштылар. Балалар хикәя герое гамәлләренә бәя бирделәр, теге яки бу шартларда үз-үзеңне тоту вариантларын тәкъдим иттеләр.

Аннан соң дистанцион чарада катнашучылар «Гадел-намуссыз» уенында катнаштылар. Дәреснең йомгаклау өлешендә нәтиҗәләр ясалды һәм балалар намуслы кешенең төп аермалы билгеләрен билгеләделәр. Яшь буынга әхлакый тәрбия бирүгә юнәлдерелгән әлеге чара «Веста» үзәге социаль хезмәт алучыларының күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International