Онлайн-консультацияләрдә «Шәфкать» үзәге белгечләре балаларга түләү алу тәртибен аңлаталар

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Бүген Баулы районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Д. Батршина 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга айлык түләү билгеләү буенча онлайн-консультация үткәрде.

Дистанцион режимда белгеч социаль хезмәтләр алучыларга Дәүләт хезмәтләре порталында, күп функцияле үзәкләр, социаль яклау органнары һәм почта аша түләү алу өчен гариза бирү тәртибе турында сөйләде. Шулай ук онлайн-консультациядә катнашучыларның кәрәзле телефоннарына «3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балага айлык түләү» дигән буклетлар җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International