Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» региональ проектын тормышка ашыру кысаларында хезмәт терапиясенең төрле формалары актив гамәлгә кертелә.
Әйтик, интернат-йортта яшәүче бакчачылык яратучылар вакытларын бик теләп бакчада үткәрәләр. Яз буе алар үсентеләр үстерделәр, ә хәзер теплицадагы үсемлекләрне карыйлар. Бүген яшелчә культуралары беренче уңыш бирә, ә әби-бабайларның өстәлендә һәрвакыт яңа җыелган яшелчәләр тора.