23 июнь көнне Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәт туклану утравына сәяхәт» дигән практик дәрес үткәрелде.
Чараның максаты балаларның сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрен һәм күзаллауларын системалаштыру, үз сәламәтлегеңә карата җаваплы караш формалаштыру иде. Балалар кешеләр өчен дөрес туклануның мөһимлеге, теге яки бу продуктларның нинди файда һәм зыян китерүе турында фикер алыштылар. Дәрес тозлы камырдан файдалы продуктлар муляжларын әзерләү белән тәмамланды.