«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә профилактик лекция узды

2020 елның 23 июне, сишәмбе

23 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләрен алучыларына «Коронавирус һәм иммунитет» лекциясе укылды. Чараның максаты – гражданнарны коронавирус инфекциясенең яңа симптомлары белән һәм иммунитетны үстерү ысуллары белән таныштыру иде.

Табиб Галина Дилмөхәммәтова реабилитантларга COVID-19 йогышының төп юллары, авыруны профилактикалау алымнары турында сөйләде, куркынычсызлык чараларын катгый үтәү кирәклеген искә төшерде. Лекция барышында социаль хезмәт алучыларга иммунитетны арттыру буенча киңәшләр бирелде.

Чарада барлыгы 14 кеше катнашты. Табиб барлык сорауларга да җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International