Казанда илкүләм проект кысаларында яңартылган кадрлар үзәге ачылды

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

Казанда «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында Вахитов һәм Идел буе районнары буенча яңартылган «Россия эше» кадрлар үзәге ачылды.

Ремонттан соң бинаны Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, башкарма комитет аппаратының икътисади үсеш комитеты рәисе Гүзәл Минһаҗева, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Айрат Әхмәдуллин һәм ТР Кадрлар үзәге директоры Тимур Муллин карадылар.

Хәзер Вахитов һәм Идел Буе районнары халкы мәшгульлек үзәгенең заманча һәм уңайлы сервисларыннан файдалана алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International